news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан елга порты биш ай эчендә 330 меңгә якын пассажирга хезмәт күрсәткән

Казан елга порты 2024 елның апреленнән августка кадәр 330 меңгә якын пассажирга хезмәт күрсәткән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 35 процентка артыграк. Татарстан башкаласының туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

«Суда сәяхәт итүгә аерым тукталасым килә. Майдан августка кадәр Казансу елгасы буйлап елга трамваенда экскурсиядән 64 меңнән артык кунак файдаланган, бу узган ел белән чагыштырганда 16 процентка артыграк», - дип искәртте докладчы.

Искәртеп узабыз, 2024 елның 8 аенда Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропорты хезмәтләреннән 3,6 миллионга якын кеше файдаланган. Бу узган елдагыдан 4 процентка артыграк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100