Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан электр техникасы заводының бәясе төшә
Казан электр техникасы заводының бәясе төшә
(Казан, 22 февраль, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). Оборона продукциясе чыгаручы Казан электр техникасы заводы акцияләренең контроль пакеты сатуга тәкъдим ителгән, чөнки ул гаризалар бирелмәү сәбәпле аукционда сатылмаган. Хәзер Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы бу пакетны 120 миллион сумга сатарга әзер, Казан электр техникасы заводының барлык устав капиталы 75 миллион сум тәшкил итә. Гаризалар 28 марттан кабул ителәчәк. Теләк белдерүчеләр булмаса, аның бәясе биш эш көне саен 11,9 миллион сумга төшәчәк. Шул рәвешле, 60,5 миллион сумга кадәр арзанаячак, бу якынча акцияләрнең норма бәясенә туры килә. Беренче теркәлгән гариза сату-алу килешүе төзүгә нигез булачак.
Искә төшереп үтәбез, Казан электр техникасы заводы 2004 елның язында Казанның "ТПО "Свияга" Дәүләт унитар предприятиесе составыннан аерылган дәүләтнең оборона заказын үтәүче базада акционерлаштырылган. Элек предприятиенең стратегик инвесторы булырга "Урта һәм аз тонналы кораб төзелеше концерны" ААҖ теләк белдерде, 2003 елның декабрендә Татарстанның Министрлар Кабинеты аның белән заводны үстерү буенча килешү төзегән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз