news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Казан электр техникасы заводын”да уртак венчур проекты гамәлгә ашырылачак
“Казан электр техникасы заводын”да эшләнеп, сыналганнан соң, бу системаны башка предприятиеләргә дә кулланылышка кертеп булачак
Скопировать ссылку
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашуда Саксониянең “Айнес Системс” ҖЧҖ белән “Казан электр техникасы заводы”ААҖ арасында уртак эшчәнлек турында килешү төзелде. Документны әлеге компанияләрнең генераль директорлары Хельмерт Холм Дитер белән Владимир Гинзбург имзалады.
Әлеге документ нигезендә, “Казан электр техникасы заводы” һәм IT системалар белән шөгыльләнүче “Айнес Системс” компаниясе сәнәгать предприятиеләре өчен идарәнең автоматлаштырылган системасын эшләү һәм кулланылышка кертү буенча уртак венчур проектын гамәлгә ашырырга җыена. Аның асылы производствода чыгымнарны киметүгә, шул юл белән җитештерүнең һәр этабында (комплектлаучы материалларны сатып алудан башлап технологик процессларга кадәр) продукциянең үзкыйммәтен киметүгә юнәлдерелгән. Венчур проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә предприятие белән идарәнең автоматлаштырылган системасы, предприятиене анализлау, системаны кулланылышка кертү ысуллары эшләнәчәк. “Казан электр техникасы заводын”да эшләнеп, сыналганнан соң, бу система продуктын җиңеләйтелгән формада башка предприятиеләргә дә кулланылышка кертеп булачак. Хельмерт Холм Дитер аны, аеруча, 150 дән 1500 гә кадәр кеше эшләгән кече предприятиеләр өчен уңайлы булачак дип саный.
“Казан электр техникасы заводы” ААҖ әлеге продуктны төзү һәм сынап карау өчен мәйдан, җиһазлар, белгечләр белән тәэмин итүгә гарантия бирә. Бу эш гражданлык продукциясе җитештерелә торган технологик линейкада алып барылачак. Предприятие җитәкчесе Владимир Гинзбург проектны гамәлгә ашыру вакыты, этаплары, бәясе хакында сөйләргә әле иртәрәк дип саный. 2 атнадан әлеге проект буенча эш документлары имзаланганнан соң гына бу мәсьәләләргә беркадәр ачыклык кертеләчәк. “Хәзергә, ди ул, якынча килешүләр буенча эшнең тәмамлануы, конкрет эшкә күчү мөмкинлеге туу - иң мөһиме”. Аның белдерүенчә, алман компаниясе үз программасын безнең предприятиегә кертү өчен күп ташламаларга барган.
“Айнес Системс” җитәкчесе Хельмерт Холм Дитер искәртүенчә, аларның инде проектларын Татарстан предприятиеләрендә гамәлгә ашыру буенча тәҗрибәсе бар. Моңа кадәр компания контроль системасын (аудит) эшләү проекты буенча “КАМАЗ” белән 2 ел хезмәттәшлек иткән. Хәзер әлеге системаның бер өлеше “КАМАЗ”га кулланылышка кертеләчәк. Аны “Соллерс”, “ВАЗ”, “Түбән Кама нефтехим” кебек предприятиеләргә кертү мөмкинлеге дә карала.
Аның ассызыклавынча, “Казан электр техникасы заводы” нигезендә эшләнәчәк производство белән идарә системасы исә предприятиеләрне көндәшлеккә сәләтле итү өчен уйланылган. Хельмерт Холм Дитер белдерүенчә, хәзерге вакытта Ауропа предприятиеләренә Кытай, Япониядән зур конкуренция килә. “Без Ауропада ике якның өстенлеген саклаган хәлдә интенсив эшләргә тиеш”, - дип белдерде ул.
Хельмерт Холм Дитер узган ел Саксония делегациясе составында Татарстанга сәфәре вакытында кризиска карамастан Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлекне киңәйтергә вәгъдә биргән иде. “Вәгъдәне үтәү өчен 1 елдан да азрак вакыт кирәк булды”, -ди ул.
Бүгенге чарада катнашкан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Алмания һәм Татарстан компанияләре арасында имзаланган килешүнең аерым предприятиене үстерү өчен генә түгел, республика сәнәгатен үстерү ягыннан да әһәмиятен билгеләп узды һәм министрлыкның бу башлангычка ярдәм итәчәген ышандырды. Аның искәртүенчә, интеллектуаль продуктны производствога кулланылышка керткәндә җитәкчеләрнең зур ихтыяр көче белдерүе кирәк. Министр бу адымга алынган ике компания җитәкчелегенә дә рәхмәт белдереп, аның нәтиҗәләре уңышлы булыр дигән ышаныч белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2