news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан электр техникасы заводы 2008 ел йомгаклары буенча дивидентлар түләмәячәк
Бүген бу хакта җәмгыять акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр ителде
Скопировать ссылку
(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Казан электр техникасы заводы 2008 ел йомгаклары буенча дивидентлар түләмәячәк. Бүген бу хакта җәмгыять акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр ителде.
Акционерлык җәмгыятенең устав капиталы 75 млн. 36 мең 100 сум күләмендә формалашкан. Анда дәүләтнең өлеше 49 процент тәшкил итә. Узган ел предприятие зыянга эшләгән. Аның күләме 31 млн. 917 мең сумга җитә. Шуңа күрә гомуми җыелышта еллык дивидентлар түләмәскә карар кылынды, дип хәбәр итә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәте.
Акционерлык җәмгыятенең дебиторлык һәм кредиторлык бурычлары, 2007 ел белән чагыштырганда, 1,1 һәм 1,8 тапкырга арткан. Соңгы бер елда биредә эшләүчеләр саны 1,02 тапкырга кимегән. Кыскартулар исәбенә уртача хезмәт хакы күләме 1,3 тапкырга арттырылган.
Акционерларның бүгенге еллык җыелышында “Казан электр техникасы заводы” җәмгыяте Директорлар советы составына 7 әгъза сайланган. Алар арасында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьев та бар. Җәмгыятьнең 2009 елга аудиторы итеп “СЭНК” компаниясе билгеләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot