news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казань Экспо»га мобилизацияләнгәннәр өчен 200 китап китерелде

«Казань Экспо»да бөтен Татарстаннан мобилизацияләүчеләргә 200дән артык китап китерделәр, алар шәһәр китапханәләре коллекциясеннән сайлап алынган. Ике киштәдә хәрбиләргә матур, тарихи һәм фәнни-популяр әдәбият тәкъдим ителә, аның ассортименты даими яңартылачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбрә итә.

«Бүген мобилизацияләнүчеләргә 200дән артык китап китердек. Китап уку ир-атларга уңай хисләр тудырыр, хәрби рухларын ныгытыр, өе һәм геройларның батырлыкларын искә төшерер, шулай ук якын кешеләре белән аерылышуны җиңелрәк кичерергә ярдәм итәр дип өметләнәбез», - диде Казанның Үзәкләштерелгән китапханә системасы»ның комплектлау бүлеге мөдире Ольга Пронина.

«Казань Экспо»да китап киштәләре мобилизацияләнгән ир-атлар анда булганда торачак. Әдәбият ихтыяҗга карап яңартылачак.

Китап киштәләре яшь егетләрнең игътибарын шунда ук җәлеп итте. Алар укыр өчен китап та сайлый башлады.

«Хәзер теләге булган һәр кеше әдәбият укый, уйларыннан арынып тора һәм яңа әйбер белә алачак», - диде мобилизацияләнгән егетләрнең берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100