news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан Экспо»да XI Республикакүләм ифтар башланды

«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә XI Республикакүләм ифтар башланды.

Ифтарга килүчеләрне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Аннан Яшел Үзән имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин Коръән сүзләрен яңгыратты.

Намаз залында Татарстанның халык артисты, Буа татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев башкаруында «Дәрвиш» моноспектакле башланды.

Килгән кунаклар өчен хәләл маркет оештырылган. Анда бизәнү әйберләре, баллы ризыклар, кул эшләнмәләре һәм башкалар тәкъдим ителә.

Бүген 18:49 сәгатьтә җәмәгать мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән намазга басачак. Ифтарда 11 мең кешенең катнашуы көтелә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot