Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Казан Экспо»да Татарстанда төрле милләт вәкилләре бергә төшкән борынгы фото күрсәттеләр
«Казан Экспо»да Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ябуга багышланган чарада Идел буе халыкларының сәнгать кәсепләре тарихына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмәне Татарстан Республикасы Милли музее оештырган. Проект гасырлар дәвамында дуслык һәм татулыкта яшәүче халыкларның мәдәни мирасын чагылдыра.
«Биредә элекке һөнәрчелеккә багышланган экспонатлар урнаштырылган. Алар арасында тарихи фотосурәт бар: 1879 елда Владимир Бебин Татарстан территориясендә яшәгән татар, рус, керәшен, мордва, удмурт, мари, башкорт һ.б. халыкларын фотога төшереп алган булган. Фото Татарстан Милли музей фондында саклана. Белгәнегезчә, музей 1895 елда ачылган. Бу фото Василий Лихачев коллекциясеннән алынган булган», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Илнур Газизуллин.
Күргәзмәгә Питрәчтә 1906 елда эшләнгән чүлмәкләр куйганнар. «Шунысы кызык - чүлмәкне руслар ясаган. Алар яулыктагы татар бизәкләрен чүлмәккә күчереп ясаган булган. Алтын белән чигелгән сөлге дә - бик уникаль экспонат, ул XIX гасырның икенче яртысында эшләнелгән. Түбәтәй дә алтын җепләр белән чигелгән булган, үз вакытында 300 сум торган. Чагыштыру өчен бер сарык бәясе 6-7 сум булган», - диде фәнни хезмәткәр.
Күргәзмәдә Казанның сафьян итекләре, зәркәннән эшләнгән бизәнү әйберләре, агачтан ясалган эшләнмәләр, савыт-саба тәкъдим ителгән. Моннан тыш, узган гасырларда җирле сәнгать кәсепләре осталарының эш үзенчәлекләрен чагылдырган тарихи фотолар да бар.
Татарстан Милли музее матбугат хезмәте белешмәсе буенча, XIX гасыр ахырында Чебакса авылында тимерчелек җитештерүе зур уңышка ирешкән: 1890 елларда биредә 75 тимерче эшләгән.
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ябу һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган күргәзмәне музей белгечләре әзерләгән. Республика кунаклары дөньякүләм танылу алган төбәк халыкларының гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм талантлы шәхесләре белән таныша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз