news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан Экспо»да Татарстан компанияләре катнашында COMTRANS 2026 күргәзмәсе узачак

«Казан Экспо»да Татарстан компанияләре катнашында COMTRANS 2026 күргәзмәсе узачак
Фото: ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте

22-25 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан компанияләре катнашында COMTRANS 2026 күргәзмәсе узачак. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәйданчыкта 150дән артык экспонент – йөк һәм махсус техника җитештерүче әйдәп баручы компанияләр, рәсми импортчылар һәм дилерлар үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Россиядә, Кытайда һәм Бәйсез дәүләтләр берлеге илләрендә җитештерелгән йөк машиналары күрсәтеләчәк: «КАМАЗ», «Урал», «ГАЗ», «МАЗ», Sollers, SITRAK, Shacman, FAW, HOWO, JAC, Sany, Dayun, Hongyan, Chenglong.

Wagnermaier, «МегаТрон», UzAuto Trailer, «Бецема», «НовосибАРЗ», «Спецприцеп», Bonum һәм «Чайка-Сервис» кебек компанияләр ярымприцеплар һәм махсус техника тәкъдим итәргә тиеш.

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында хәбәр итүләренчә, эшлекле программа кысаларында «Кытай брендлары Россия базарында: җитештерү, сервис һәм экосистема» дип аталган махсус трек, лизинг, маркетплейслар, альтернатив ягулык темаларына панель дискуссияләр, университет конгрессы һәм транспорт югары уку йортлары студентларының проект эшләре конкурсы, шулай ук пленар утырыш планлаштырылган.

Күргәзмәгә керү һәм эшлекле программа чараларында катнашу өчен comtransexpo.ru рәсми сайтында онлайн-теркәлү узарга кирәк. Бушлай билет алу өчен промокод – kazan26.

news_right_1
news_right_2
news_bot