news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан Экспо»да республикакүләм ифтарны уздырганда куркынычсызлык чаралары көчәйтелә

«Казан Экспо»да республикакүләм ифтарны уздырганда куркынычсызлык чаралары көчәйтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

29 мартта «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак 12нче Республикакүләм ифтарда куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларын арттырачаклар, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Техник җиһазлау күзлегеннән караганда, комплекста заманча видеокүзәтү системалары, аркалы металлодетекторлар, рентген-телевизион җайланмалар эшли. Белдерү ясау, сигнализация, янгын сүндерү системалары расланган тәртипләр буенча тикшерелеп тора. «Казан Экспо» үзәгендә берничә тапкыр төрле хезмәтләр һәм ведомстволар үзләренең команда-штаб укуларын уздырды һәм үзара багланышларның тәртибен тикшереп карады.

12нче Республикакүләм ифтарын оештыручылар белән килештереп, чара вакытында шәхси саклау оешмасы хезмәткәрләрнең саны арттырылды. Алар үз хезмәтләрен төп бинаның эчендә дә, шулай ук комплексның бөтен җирлегендә дә башкарачак. Күрсәтмәләр нигезендә, комплекс җирлегенә кертү өчен тыелган предметлар исемлеге киңәйтелде һәм тулыландырылды. Ифтарны әзерләү барышында хокук саклау органнары белән һәрдаим багланышлар алып барыла.

Куркынычсызлык чараларын көчәйтү сәбәпле, шулай ук кунаклар ифтар вакытында үзләрен уңайлы хис итсен өчен, оештыручылар кичәгә алдан килергә чакыра. Хокук саклау органнары белән килешеп, аерым торган павильонда ифтарга кергәнче тикшерү эшләре алып бару турында карар кылынды. А кластеры янына килү чикләнәчәк. Ифтар уздырыла торган урынга иртәрәк килү «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә кергәндә озын чиратлар булдырмаска һәм барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен нәтиҗәле үтәргә мөмкинлек бирәчәк.

Кунаклар өчен Республикакүләм ифтарына керү сәгать көндезге өчтән (15:00) оештырылачак. Бу вакытта фойеда гардероблар һәм хәләл ярминкә эшли башлаячак, шулай ук икенде намазын уку мөмкинлеге дә каралачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100