Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан Экспо»да Kazan Digital Week форумының ябылу тантанасы уза
Kazan Digital Week-2026 халыкара форумы ахырына якынлашты. Ябылу тантанасы «Казан Экспо» үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында уза.
Җыелучылар алдында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.
«Бу көннәрдә Казан янәдән илнең төп технологик мәйданчыкларының берсе статусын раслады, ул диалог һәм алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен ачык», - диде Песошин.
Чарага дөньяның 76 иленнән барлыгы 23,5 меңнән артык кеше теркәлгән. Эшлекле программа кысаларында 170тән артык чара уздырылган. Үз идеяләрен һәм эксперт бәяләмәләрен 1200дән артык белгеч тәкъдим итте, ә Россиядән һәм чит илләрдән 300дән артык әйдәп баручы ИТ-компания үз карарларын күргәзмә һәм стартаплар аллеясы кысаларында күрсәтте.
Эш нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы аналитик үзәк, әйдәп баручы банклар, университетлар һәм эшләүчеләр катнашында берничә мөһим килешү һәм меморандум имзаланды.
Ябылу тантанасында иң яхшы чит ил стартапларына, «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында «Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы» номинациясендә һәм башка конкурсларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз