Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Идел буе халыкларының костюмнар коллекциясен күреп була
«Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында «XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысы Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы» тарихи – этнографик проекты тәкъдим ителгән.
Бу көннәрдә күргәзмәне Малайзия, Гыйрак, Катар, Казахстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Индонезия, Әфганстан, Пакистан, Нигерия, Сенегал, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Судан һ.б. илләрдән килгән вәкилләр караган. Проектның фәнни җитәкчесе Елена Гущина сүзләренчә, чит ил кунакларын үзләренеке белән охшаш уртак элементлар тәэсирләндергән.

«Катардан килгән кунаклар күргәзмәне карагач, «без үзебезне өйдәге кебек хис иттек», – диделәр. Шулай ук барлык кунаклар да күргәзмәнең матур булуын, аның мөһим һәм кирәкле булуын билгеләп үтте. Күргәзмәдәге әйбреләрнең халык мәдәниятенә карата зур мәхәббәт белән эшләнгәнлеге турында сөйләделәр. Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны саклау өчен зур эш алып барыла», - диде «Татар-информ»га Елена Гущина.

Аның әйтүенчә, күп кенә кунакларны уртак детальләр – баш киемнәре формалары, акча тәңкәләре, ромбасыман бизәкләр, позумент тасмасын куллану гаҗәпләндергән. «Кайбер кунаклар XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысы Идел буе татарлары кигән «читек» аяк киеме, андагы бизәкләр белән кызыксынды», – диде ул.
«Экспозиция кунаклар арасында бик популярга әйләнде, кайбер кунаклар аерым элементларны игътибар белән карады, тарихи-мәдәни мирасыбызга һәм Казан Идел буе халыклары образларының күптөрлелеген күрү өчен күп тапкырлар килеп карадылар, фотоларга төштеләр», – диде Елена Гущина.
Шулай ук, «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Милли музее «Ватанга хезмәт итү. Патриотлык, гражданлык» күргәзмәсен тәкъдим итә.
Күргәзмә күренекле ватандашларыбызның – мәдәният эшлеклеләре, хәрбиләр, руханиларның Россияне үстерүгә керткән өлешләрен чагылдыра. Күргәзмә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Күргәзмәдә XIX – XX гасырларның күренекле татар мәгърифәтчеләре һәм дин белгечләренең шәхси әйберләре, шул исәптән Шиһабетдин Мәрҗани (матбугат һәм тарихи әсәрләре), Муса Бигиев, Каюм Насыйри (глобус һәм дәреслекләр), Ризаэтдин Фәхретдин (шәхси әйберләре) һ.б. карарга була.

Татар сынлы сәнгате әсәрләре – шәмаилләр, тугралар (төрки дәүләт хакимнәренең шәхси билгеләре), каллиграфик миниатюралар. Сугыш елларының кыйммәтле истәлекләре – Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй әсәрләренең фотосурәтләре һәм кулъязмалары. «Ватанга Хезмәт Итү. Ватанпәрвәрлек, гражданлык» буыннар арасындагы аерылгысыз бәйләнешне, батырлыкның тарихи дәвамлылыгын, ватанпәрвәрлек һәм гражданлык җаваплылыгының әһәмиятен искә төшерүче мөһим вакыйга, диде Татарстан Милли музееның белем бирү программалар мөдире Зәринә Сафина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз