news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан Экспо» халыкара компетенцияләр үзәге булачак

2018 елның маенда күргәзмә үзәге мәйданнарын куллану буенча концепция тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Лаеш районында төзелә торган «Казан Экспо» күргәзмә үзәге, WorldSkills Kazan-2019 Дөнья чемпионатын үткәрүдән соң, халыкара үзәккә үзгәртеләчәк. Бу хакта кичә Казанда матбугат брифингында Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры урынбасары Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, WorldSkills хәрәкәтен үстерү буенча халыкара үзәк оештырылачак.

“Бу үзәккә теләсә кайсы төбәк үз белгечләрен һәм укытучыларын укырга, заманча җиһазда эшләргә өйрәнергә җибәрә ала”, - дип сөйләде ул.

2018 елның маенда күргәзмә үзәге мәйданнарын куллану буенча концепция тәкъдим итү бурычы куелган.

Казанда 2019 елның 29 августыннан 3 сентябренә кадәр WorldSkills стандартлары буенча 45 нче Дөнья чемпионаты узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100