news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан эксперты сайлау участокларында провокация омтылышларына карата фикерен әйтте

Казан эксперты сайлау участокларында провокация омтылышларына карата фикерен әйтте
Фото: «Татар-информ»

Казан эксперты һәм политологы Альберт Бикбов Татарстанның сайлау участокларында провокация омтылышларына бәя бирде.

  • Искәртеп үтик, бүген республикада һәм бөтен илдә Россия Президентын сайлау старт алды. Тавыш бирү 17 мартка кадәр бара.

«Кызганыч, республикада татарстанлыларга бөтенхалык тавыш бирү бәйрәмен бозарга теләүче билгеле бер затлар бар. Казанның 239, 240, 241, 242 нче участокларында котыртучылар барлыкка килгән. Алар тавыш бирергә килүчеләрне, үзләрен ниндидер бер абстракт «интервьюерлар» дип тәкъдим итеп, провокацион сораулар белән борчый. Каян килгәннәрен, кем булуларын әйтмиләр. Сораулар чыннан да провокацион – алар тавыш бирүнең серен боза һәм кешеләрне буталчыклык һәм негативка этәрә», – дип сөйләде «Татар-информ»га Бикбов.

РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова сайлау участокларында ялган аккредитацияле журналистлар барлыкка килүе турында сөйләгән иде. «Санкт-Петербург һәм берничә төбәктә массакүләм мәгълүмат чараларыннан ялган аккредитацияле кешеләр барлыкка килде, законсыз гамәлләр кылырга тырышалар», – дигән иде.

Моннан тыш, 296, 315, 328 участок сайлау комиссияләрендә провокаторлар гамәлләрен яктыртуга «7х7» протест басмасы кушылган, аңа телефоннан көч хезмәтләре тарафыннан инде кисәтелгән танылган провокатор Дмитрий Румянцев консультация бирә.

«Югарыда телгә алынган участоклардан барлык провокаторларны куып чыгарганнар, ләкин алар тагын каядыр барлыкка килмәс дип әйтеп булмый. Шуңа гражданнар, уяу булыгыз», – ди Бикбов.

РФ Җинаять кодексының 141 маддәсе нигезендә, гражданнарга сайлау хокукларын тормышка ашырырга комачаулаган, тавыш бирүнең яшеренлеген бозган өчен, сайлау комиссияләре, референдум комиссияләре яки комиссия әгъзасы эшенә комачаулаган өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100