news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан егетләре»нең элеккеге җырчылары хәзерге төркем белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде

«Казан егетләре»нең элеккеге җырчылары хәзерге төркем белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде
Солтан Исхаков

«Казан егетләре»нең элеккеге җырчылары куйган концертта хәзерге төркем егетләре булмый. 

«Ул егетләр булмый, чөнки без алар белән аралашмыйбыз да. Юбилей кичәмдә иң якын кешеләр генә була», – диде җырчы Артур Минһаҗев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Марат Галимов сүзләренчә, элеккеге һәм яңа төркем араларны өзгән дип әйтү дә дөрес түгел. 

«Без дә, алар да араларны өзмәдек. Бары тик юллар аерылды. Концертларда күрешкәндә исәнләшәбез, сөйләшәбез, әмма якын дуслар булып көн саен шалтыратышып тормыйбыз», – диде ул.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot