Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Казан егетләре»: Халык әдәпле, матур җырларга сусый башлады
«Казан егетләре» төркеменең элеккеге солистлары фикеренчә, тамашачы әдәпле, матур җырларны сагынган.
«Кызганыч, яшьләр, халыкны көлдерәм дип, җиңелчә җырлар башкара. Бөтен яшьләр, дип әйтмим. Араларында аранжировка, текст, башкаруга игътибар бирүчеләр бар. Бер-ике атна элек Актаныш, Мөслим районнарында концерт куйдым. Шуны аңладым: халык әдәпле, матур җырларга сусый башлады. Яшьләр, җиңелчәгә төшмик әле!» – диде төркем солисты Марат Галимов.
Артур Минһаҗев хезмәттәшенең фикерен куәтләп, һәр артист репертуарына классик әсәрләрне кертсен иде, дигән теләген җиткерде.
«Яшьләрнең сәхнәгә чыгуы сөендерә. Үзгәреш тә булырга тиеш, чөнки яшьләрнең ихтыяҗы башка. Җыр, аранжировкалар үзгәрергә тиеш, әмма артист буларак матур, интеллигент булып калырга кирәк. Сәхнәдә теләсә нәрсә җырламаска, барысын да үлчәп карарга кирәк», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз