news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан Егетләре» төркеме «Татарстаным минем, сиңа!» гастроль турын тәкъдим итә

Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә эшләнгән.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). 18 ноябрьдә 15:00 сәгатьтә Лаеш районы Мәдәният йортында, 19 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә Питрәч районы Мәдәният йортында «Казан Егетләре» төркеменең «Татарстаным минем, сиңа!» проекты тәкъдим ителәчәк.

Программада халык музыка кораллары белән бергә төркемнең иң популяр җырлары яңгыраячак: «Тала-тала», «Җомга», «Ак чәчәкләр», «Яшьлегемә кайтам», «Каеннарым» һәм башкалар, дип яза төркемнең матбугат хезмәте.

Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә эшләнгән.

«Татарстаным минем, сиңа!» проектының төп идеясе һәм максаты — Татарстан Республикасының һәр муниципаль районы турында җырлар җыентыгы аудиосын булдыру юлы белән, гражданнарның туган якка кызыксынуын арттыру һәм аларның иҗади потенциалын ачу. Җырларда район тормышының бүгенгесе һәм киләчәге, танылган шәхесләр, уңышлар, табигать, туган якның якты тарихлары мактала. 

Билетларны Пушкин картасы программасы кысаларында түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин: 

18 ноябрь 15:00 Лаеш районы: https://bileton.ru/events/tebe-moy-tatarstan-55557 

19 ноябрь 18:00 Питрәч районы: https://bileton.ru/events/tebe-moy-tatarstan-55555

news_right_1
news_right_2
news_bot