news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казан егетләре” төркеме егетләре сәламәтлекләре чикле балалар янында кунакта булды

Аннары балалар артистларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.

(Баулы, 17 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Айгөл Хөсәенова). Баулының “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә кызыклы очрашу узды. “Казан егетләре” төркеме егетләре сәламәтлекләре чикле балалар янына кунакка килде, дип яза җирле басма.

Башта егетләр үзләре турында сөйләделәр. Төркем “Казан егетләре” дип аталса да, алар барысы да гади авыл егетләре.

Үзәк директоры Зөлфия Ганиева кунакларны үзәк белән таныштырды.

Аннары балалар артистларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Азнакай егете Ислам Шәйдуллин артистларны якыннан күрүгә аеруча шат иде. Ул сәламәтләндерү үзәгенә күптәннән йөри. Үзе дә җырларга ярата, бәйрәмнәрдә чыгыш ясый.

Артистлар кечкенә тамашачыларга матур җырларын бүләк иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100