news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан егете Шанхайга дүрт айлык велосипед сәяхәтен тәмамлады

Казаннан Кытайга велосипедта сәяхәт иткән спорт психологы Александр Локалов үз маршрутының соңгы ноктасына – Шанхайга барып җиткән. Сәяхәтнең тәмамлануы турында ул социаль челтәрдәге каналында хәбәр итә.

Фото: Александр Локаловның социаль челтәрдәге битеннән

Сәяхәт 128 көн дәвам иткән. Бу вакыт эчендә Локалов Россия, Казахстан, Монголия һәм Кытай территорияләре аша 9283 км юл үткән.

Сәяхәтне ул ялгызы башкара. Аңа юлда салкыннар, көчле җил, катлаулы калкулыклар белән очрашырга туры килә . Монголиядә төннәрен температура -10 градуска кадәр төшә, ә Александрга палаткада кунарга туры килә.

Кыенлыкларга карамастан, Локалов билгеләнгән максатка таба хәрәкәтен дәвам итә. Юлда аңа берничә мәртәбә таныш булмаган кешеләр булыша: ашарга, кунарга урын һәм сәфәрне оештыруда ярдәм тәкъдим итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot