Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан студенты «Ел студенты. Табиблар» бөтенроссия конкурсының махсус призын яулады
Финалда Россиянең 24 төбәгеннән 100 кеше катнашты.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты студенты, Гыйракта туып-үскән Хуссеин Аммар Сафаулдиин Хуссеин «Ел студенты. Табиблар» беренче бөтенроссия конкурсында махсус призга лаек булды.
Хәзер ул Республика клиник хастаханәсенең кызыл зонасында медбрат һәм волонтер булып акча эшли, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.
Конкурсның ике этабында меңнән артык медик студент катнашкан. Иң күп гаризалар Мәскәү, Чечня һәм Татарстаннан килгән. Нигездә, үзләрен «дәвалау эше», «стоматология» һәм «педиатрия» белгечлекләре буенча укучылар күрсәтергә теләгән.
26 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Ханты-Мансийскта узган финалда Россиянең 24 төбәгеннән 100 кеше катнашкан. Финалистлар медицина өлкәсендә аерым уңышларга һәм казанышларга ия югары уку йортларының медик-студентлары булган — анда фәнни эшләр, тикшеренүләр, мәкаләләр һәм патентлар бәяләнгән.
Өч финал көнендә конкурста катнашучылар берничә сынау үткән: «Үзпрезентация», «Ситуацион бурыч», «Эшлекле уен», Med Talks һәм «Проект лабораториясе». Бер җиңүче, ике лауреат һәм дүрт махсус приз иясе билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз