Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан егете Авыл хуҗалыгы министрлыгы биргән грант акчасына кош-корт үрчетә башлаган
«Халыкны сыйфатлы продукция белән сөендерәсе килә», — ди Антон Воронин.
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Казанда туып үскән Антон Воронин.2019 елда «Гаилә терлекчелек фермалары» программасы буенча 19 млн сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ота. Хәзер бу акчаларга фермер 80 мең башка исәпләнгән яңа корпус төзи, җайланмалар сатып ала, кош-корт һәм азык сатып ала. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ул Казан авиация институтын тәмамлаган, әмма бервакыт ул үзен авыл хуҗалыгында сынап карарга була. Егетнең үз эше белән шөгыльләнү теләге барлыкка килә, әмма туган шәһәреннән ерак китәсе килми. Ул Питрәч районының Надеждино авылында иске, җимерелгән фермалар биналары сатып ала. Башта капиталь ремонт ясый, җайланмалар һәм тәүлеклек ит-йомырка чебиләре сатып ала.
«Баштарак барысын да ташлап, шәһәргә китү турында уйлаган чаклар булды. Әмма мин башланган эшне дәвам итәргә тиеш, дигән карарга килдем. Барлык хаталарны да исәпкә алып, яңа эш планы төзедем һәм эшләр җайланып китте», — дип, искә ала Антон Воронин.
Хәзерге вакытта ферма корпусларында ике кош-корт караучы һәм бер слесарь эшли. Алар температура режимын контрольдә тоталар. Предприятиенең үз тегермәне дә бар.
«Тәүлеклек чебешләрне декабрь, гыйнвар һәм май айларында Татарстанда, Санкт-Петербургта һәм Уралда сатып алабыз. Аларны йөз көнгә кадәр карыйбыз, аннары сатабыз. Сатып алучылар бөтен Россиядән, шулай ук Казахстан һәм Беларусь Республикасыннан киләләр. Нигездә, күпләп сатып алучылар белән эш итәбез. Сезон кызган чагында бездә 200 мең башка кадәр кош-корт була», — дип сөйли КФХ башлыгы.
Эшкуарлар хуҗалыкны киңәйтүне һәм кошларның баш санын 300 мең башка җиткерүне планлаштыралар. «Барлык кыенлыкларга карамастан, авыл хуҗалыгында без төпләнеп калып, озак һәм уңышлы эшләячәкбез, дип өметләнәбез. Халыкны сыйфатлы продукция белән сөендерәсе килә», — ди Антон Воронин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз