news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре донор каны тапшыра

Казан эчке эшләр идарәсендә узган гомуми җыелышта кан тапшырудан кергән акчаларны хәйрия максатларына юнәлдерү турында карар кабул ителде

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Иртәгә Казан эчке эшләр идарәсенең үзәк аппараты хезмәткәрләре Алексей Селивановский җитәкчелегендә донор каны тапшыру буенча хәйрия акциясендә катнашачак.
Милиционерлардан кан алуны республика кан салу станциясенең медицина персоналы башкарачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына бүген ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Сәламәтлекләренең торышы буенча донорлар була алучы милиция хезмәткәрләренең барысы да акциядә катнашырга ризалык бирде. Кан җыю эчке эшләр идарәсенең актлар залында оештырылачак. Акциянең беренче көнендә 250 кеше кан тапшырыр дип көтелә.
Якындагы атнада Казан милициясенең тагын 3 меңгә якын хезмәткәре кан тапшырачак. Алар – Казан эчке эшләр идарәсенең милиция патруль-пост хезмәте, җинаять кылуда шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләрне саклау һәм озата бару аерым батальоны, оператив эш итү аерым батальоны хезмәткәрләре. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре киләсе атнада кан тапшырачак. Казанның юл-патруль хезмәте полкы донор канын узган атнада ук тапшырды инде.
“Республиканың якын киләчәккә донор канына булган ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен Казанның милиция гарнизоны акциядә якындагы өч-дүрт атна дәвамында катнашачак. Акциядә Казан хокук саклау органнарының 5,5 меңгә якын хезмәткәре катнашыр дип көтелә. Һәр хезмәткәргә кан тапышрган өчен 300 сум акча тиеш. Әмма эчке эшләр идарәсендә узган гомуми җыелышта кан тапшырудан кергән акчалар хәйрия максатларына юнәлдереләчәк дигән карар кабул ителде”, - дип хәбәр иттеләр шәһәр эчке эшләр идарәсеннән.
Соңгы вакытта республикада донорлар санының кимүе күзәтелә. Донорлык проблемасы Татарстанның барлык сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен дә актуаль. Бу көннәрдә республикада “Үз каныңны биреп кешенең гомерен саклап каласың” дигән шигарь астында акция уза. Акция өч этапта үткәрелә. Беренче этап (9 февраль - 8 март) - Халыкара яман шеш белән авыручы бала көненә, икенчесе (15 май – 14 июнь) Халыкара донор көненә багышланган. Акциянең өченче этабы (4 ноябрь – 3 декабрь) Халыкара инвалидлар көненә планлаштырылган.
Министр Әсгать Сәфәров җитәкчелегендәге ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре акциядә беренчеләрдән булып катнашты.


news_right_1
news_right_2
news_bot