news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дзюдочысы Россия укучыларының җәйге Спартакиадасында көмеш медаль яулады

Казан дзюдочысы Россия укучыларының җәйге Спартакиадасында көмеш медаль яулады
ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте

Казанның «Батыр» спорт мәктәбе дзюдочысы Дарья Баскакова Россия укучыларының XI җәйге Спартакиадасында көмеш медаль яулады. Ярышлар 25-30 август көннәрендә Саранскида узды, 17 комплект медаль өчен 18 яшькәчә егетләр һәм кызлар көч сынашты.

Финал турнирында Дарья Баскакова Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе өлкәсе һәм Краснодар крае дзюдочыларын җиңде, әмма 1 нче урын өчен көрәштә Самара спортчысына оттырды. Кызлар 44 кг га кадәр авырлык категориясендә көч сынашты.

Казанда Дарья Баскакова Елена Антонова җитәкчелегендә шөгыльләнә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot