news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дзюдочылары Европа кубогының көмеш призерлары булды

Казан дзюдочылары Европа кубогының көмеш призерлары булды
Фото: Татарстан Спорт министрлыгы

Казан спортчылары яшүсмерләр арасында дзюдо буенча Европа кубогында көмеш медаль яулаган. Ярышлар Азәрбайҗанның Гёйгёль шәһәрендә узган. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Турнирда барлыгы 14 ил вәкилләре катнашкан. Казанлылар Анна Петрунина һәм Илья Симонов 70 килограммнан артык һәм 81 килограммга кадәр авырлык категорияләрендә көмеш медальгә лаек булган.

Яшь спортчылар «Батыр» республика олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Тренерлары – Эльмира Коберник, Марат Гәрәев, Наталья Самойлова һәм Левана Тедешвили, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot