news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан дөньяның иң кыйммәтле шәһәрләре рейтингында 302нче урынны яулады

Казан дөньяның иң кыйммәтле шәһәрләре рейтингында 302нче урынны яулады
Фото: «Татар-информ»

Казан 2025 елда яшәү бәясе индексы буенча шәһәрләр исемлегендә 302нче урынны яулады. Рейтингны Numbeo чит ил порталы чыгарды.

Мәгълүматларга караганда, исемлекне төзегәндә аналитиклар яшәү бәясе индексын, аренда хакы индексын, яшәү бәясе «плюс» аренда хакы индексын, азык-төлек продуктлары индексын, рестораннардагы бәяләр индексын һәм шәһәр халкының сатып алу сәләте индексын исәпләгән.

Дөньядагы иң кыйммәтле шәһәр буларак Швейцариянең торак пунктлары – Цюрих, Лозанна һәм Женева танылган. Унлыкка шулай ук Нью-Йорк (АКШ), Базель, Берн (икесе дә Швейцариядә урнашкан) кергән. Сан-Франциско (АКШ), Гонолулу (АКШ), Рейкьявик (Исландия) һәм Бостон (АКШ).

Мәскәү әлеге дөнья рейтингында 250нче урынны яулады, Санкт-Петербург исә 285нче урында. Шулай ук әлеге исемлектә ТР башкаласыннан югарырак урыннарда Екатеринбург (298нче урын) һәм Түбән Новгород (300нче урын) урнашкан.

Рейтингта дөньяның төрле илләреннән барлыгы 327 шәһәр (шул исәптән Россиянең 11 шәһәре) бар. Югарыда санап үтелгән шәһәрләрләрдән тыш, исемлеккә шулай ук Краснодар (304нче урын), Новосибирск (305нче урын), Калининград (306нчы урын), Уфа (307нче урын), Ростов-на-Дону (308нче урын) һәм Пермь (313нче урын) кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100