news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан “Динамо”сы волейболчы кызлары Чехия командасын җиңде

Җавап уенында Татарстан башкаласы командасы үз мәйданында Чехиянең “Оломоуц” командасын отты.

Казан “Динамо”сы волейболчы кызлары Чехия командасын җиңде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы 26 гыйнварда, Европа волейбол конфедерациясе Кубогы 1/16 финалы җавап уенында Чехиянең “Оломоуц” командасын 3:0 исәбе белән отты.

Финалның 1/16 стадиясендә бу ике команда арасында беренче матч ике атна элек булган иде. Ул чакта Казан кызлары 25:16 исәбе белән җиңде. Шул чордан Чехия волейболчылары дүрт матчта уйнады, шуларның икесендә җиңде, ә икесен оттырды. Казан командасы исә Европа волейбол конфедерациясе Кубогы уеннары арасында чемпионатның өч матчын үткәрде. Аларның икесендә (Мәскәү “Динамо”сы белән һәм өйдән читтә “Уралочка-НТМК” командасына каршы) биреште.

Бу юлы “Динамо”ның 3:0 исәбе белән җиңүе һәм Европа волейбол конфедерациясе Кубогы 1/8 финалына чыгуы – клубның генераль директоры туган көненә бүләк булды.

Волейбол,  хатын-кыз командалары арасында Европа волейбол конфедерациясе Кубогы. 1/16 финал. Җавап матчы.
“Динамо-Казан” (Казан, Россия) – “Оломоуц” (Оломоуц, Чехия) – 3:0 (25:11, 25:16, 25:16).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100