Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Kazan Digital Week форумын үткәрү вакытында Казанга аэропорттан өстәмә поезд билгеләнә
Бүген һәм иртәгә Казанга аэропорттан өстәмә поезд билгеләнә. Әлеге күренеш халыкара Kazan Digital Week форумын үткәрү белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
7603нче номерлы Аэропорт – Казан шәһәр яны поезды аэропорт станциясеннән 18:13 сәгатьтә юлга кузгала. Казанга килеп җитү вакыты – 18:39.
Маршрутлар буенча тулы мәгълүматны әлеге сылтама аша, тәүлек буе хезмәт күрсәтә торган +7(937)625-04-33 телефон номеры һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасы ярдәмендә белергә була.
Исегезгә төшерәбез, халыкара Kazan Digital Week форумы 2025 елда Казанда «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә үткәрелә. Форум икътисади бәйсезлек өчен мөһим технологияләр җитештерү һәм импортны алмаштыру мәсьәләләрен уңышлы хәл итәргә җирлек булдыра торган фәнни-техник мәгълүматлар белән алмашуга һәм фәнни-техник активларны берләштерүгә юнәлдерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз