Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Kazan Digital Week алдыннан мода һәм дизайндагы мәдәни код темасына вебинар узачак
26 июньдә 14:00 сәгатьтә Казанда «Цифрлы мохиттә мәдәни код: мода һәм дизайн яңа заман телендә ничек сөйләшә» дип исемләнгән вебинар узачак. Бу хакта Kazan Digital Week форумының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Катнашучылар глобальләшү һәм цифрлы трансформация шартларында этномәдәни традицияләрне саклап калуда милли костюмның роле турында фикер алышачак.
Экспертлар традицион костюмның милли үзенчәлекне сакларга ничек булышуын, мода һәм дизайнның мәдәни мирасны заманча чынбарлыкка ничек җайлаштыруын, шулай ук этнодизайн үсешенә цифрлы технологияләрнең йогынтысын өйрәнәчәк. Аерым игътибар мәдәниара диалог коралы буларак белем бирү проектларына һәм креатив индустрияләргә биреләчәк.
Вебинар кысаларында катнашучылар Россия, Белоруссия һәм Үзәк Азия илләренең тәҗрибәсен тәкъдим итәчәк. Спикерларның географиясе Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Иркутск, Минск, Ташкент, Дүшәнбе, Тараз, Бишкәк һәм Баку шәһәрләрен колачлый.
Вебинарда катнашу өчен дизайнерлар, костюм рәссамнары, мәдәният белгечләре, иҗади югары уку йортлары студентлары, җиңел сәнәгать вәкилләре һәм традицияләр, мода һәм цифрлы технологияләрнең үзара бәйләнеше белән кызыксынучылар чакырыла.
Вебинарга сылтама аша кушылырга мөмкин.
Чара 2026 елның 29-31 октябрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак Kazan Digital Week халыкара форумына әзерлек кысаларында үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз