news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Kazan Digital Week — 2022 сентябрь аенда катнаш форматта була

Анда мастер-класс, күргәзмә, тематик секция, панель дискуссия, түгәрәк өстәл һәм башкалар планлаштырылган. 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). 21-24 сентябрь көннәрендә Цифрлаштыру елы кысаларында «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week халыкара форумы узачак.

Цифрлы интеллектуаль технологияләрне эшләүчеләргә һәм кулланучыларга юнәлтелгән чара катнаш форматта «Интеллектуаль транспорт системалары», «Цифрлы индустрия 4.0», «Киберкуркынычсызлык», «Финтех экоистемасы» кебек берничә юнәлеш буенча була. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

Анда мастер-класс, күргәзмә, тематик секция, панель дискуссия, түгәрәк өстәл һәм башкалар планлаштырылган. Узган ел форумда 13,5 меңнән артык кеше катнашты, аның эшен дөньяның 52 иленнән 30 меңнән артык кеше күзәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot