news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан депутатларының уңай тәҗрибәсен мэр Илсур Метшин үрнәк итеп алырга өндәде

Дума президиумы утырышында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары депутатлык берләшмәсе эшчәнлегенә йомгак ясалды

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген мэр Илсур Метшин рәислегендә Казан Ратушасында уздырылган Дума президиумы утырышында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары депутатлык берләшмәсенең 11 айлык гамәлләренә йомгак ясалды.

Аның җитәкчесе Таиса Чернова берләшмәгә кергән 14 депутатның эшчәнлеге буенча сүз алып, торак-коммуналь хуҗалык, әйләнә-тирәне уңайлыклар белән тәэмин итү, социаль мәсьәләләрдә проблемаларга карата шәһәр Думасы депутатларыннан 9 запрос булып, алар барысы да район хакимияте контролена куелды һәм оператив хәл ителә, дип белдерде. Ел башында Әмирхан округы буенча сайлаучыларны кабул итү буенча депутат Р.Ш.Шәвәлиев тарафыннан проблемалар булса, депутат мөрәҗәгать итүчеләрне 9 нчы мәктәптә кабул итәргә тиешлеге турында килешенде, шулай ук депутат ярдәмчеләренең округларда сайлаучыларны кабул итүе кимү очраклары бар, дип билгеләп үтте.

Т.Чернова сүзләренчә, депутатлар катнашында Авиатөзелеш районында “Спорт Хаус” (ягъни ишегалды спорты) тибында 2, Яңа Савин районында 21 клуб урнашачак. “Казметрострой” ҖЧҖ генераль директоры Марат Рәхимов ярдәме белән 31 нче мәктәптә спорт залына капиталь ремонт ясалган, футбол кыры, баскетбол мәйданчыгы һәм йөгерү юлы булган полиуретан өслекле спорт мәйданчыгы төзелгән һәм шуларга 8 млн. сумнан артык акча киткән. М.А.Нуриев инициативасы белән, Чуйков ур., 91 һәм 93 нчы йортлар ишегалды балалар мәйданчыгында яңа җиһазлар куелган, юлы капиталь ремонтланган. Кадышево бистәсендә депутат Р.Р.Нуруллин иясез хайваннарны паспортлаштыру буенча пилот проектны гамәлгә ашыру буенча эшли, Г.Е.Шалымов катнашы белән Яңа Савин районында 45 нче балалар китапханәсе фасады ремонтланып бетү ягына җиткән һ.б. Т.Чернова үзе исә 38 нче мәктәп территориясендә хоккей мәйданчыгы ясаткан.

Өлкәннәр ункөнлеге барышында М.М.Рәхимов, ярдәмчеләре белән барып, 100 казанлыга азык-төлек каплар тараткан, С.А.Вострикова – бик олыгайган гаилә парына, Р.Р.Нуруллина – 12, Таиса ханым үзе – 10 кешегә. Шулай ук районнардагы бер гасырлык гомер кичергәннәр дә игътибарсыз калмаган, гомумән, хәйриячелек буенча гамәлләре шактый. Хәзерге вакытта исә Казанда федераль программа буенча балалар өчен 2 сәламәтлек үзәге эшли, шуларның берсе - 7 нче балалар поликлиникасында. Кечкенә казанлыларның барысына да медицина тикшерүе узу мөмкинлеге булсын өчен, депутатлар ярдәме белән, күчмә пунктлар оештырылган. Мэр Илсур Метшин әлеге депутатлык берләшмәсенең уңай тәҗрибәсен барлык берләшмәләргә дә кулланырга кирәк, дип йөкләмә бирде, Марат Рәхимов, чыннан да, 100 кешенең күңелен күргәнме, дип кызыксынды һәм башкаларга үрнәк алырга чакырды.

Соңыннан шушы мәсьәлә буенча “Татар-информ” хәбәрчесенә аңлатма биреп, Т.Чернова, моның өчен җиһазлар кулга бушлай керде, балаларның сәламәтлеген комплекслы тикшерүдә югары технологияле медицина җиһазларының шактый төре файдаланыла, нинди дә булса тайпылыш ачыкланса, белгечләр шунда ук консультация бирә, диде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot