Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан депутатлары республикада күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бирү тәртибенә үзгәрешләр кертүне тәкъдим итә
Биредә җир кишәрлекләре бирү срогын арттыруга , республика территориясендә, һичшиксез, 5 ел яшәгәнлек нормасын куллану турында сүз бара
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан каласы Думасының быелга соңгы 40 нчы (XL) сессиясендә депутатлар закон чыгару башлангычы белән чыгу турында карарга килде. Биредә сүз күп балалы гаиләләргә бушлай бирелә торган җир кишәрлекләре турында сүз бара. Әлеге категория гражданнарга җир бирү буенча эш башланган 2012 елда исемлектә 3150 гаилә булса, бүгенгә – 6087. Шуңа хокукы булган 2615 гаилә җир кишәрлеге алган, 3013 гаиләгә җир дефициты бар, ай саен шәһәр Башкарма комитеты бушлай җир алырга хокукы булган 100-200 гаиләне исемлеккә терки тора. Шул рәвешле, күп балалы гаиләләр саны арта баруын исәпкә алып, 2016 ел ахырына кадәр әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен 1020 гектар җир кирәк булачак, 2024 елга – 2304 гектар.
Шуңа бәйле рәвештә, җир кишәрлекләре дефицитын киметү һәм җирне рациональ файдалану максатында, Казан каласы Думасы ТР Җир кодексының 32, 32.1 нче маддәләренең чиратларны саклаган хәлдә җир кишәрлекләре бирү срогын арттыруга кагылышлысына, җир сорап гариза биргәнче Татарстан Республикасы территориясендә, һичшиксез, 5 ел яшәгәнлек нормасын куллану буенча үзгәрешләр кертүне тәкъдим итә.
Әлеге закон проекты ТР Дәүләт Советы Рәисенә каралышка җибәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз