Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан депутатлары “Новая волна”ны Юрмаладан Казанга күчерергә тәкъдим итә
Мәскәүгә шул хакта рәсми хат язу ниятләнә
(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясендә депутатлар “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе җитәкчесе Надыйр Хәйруллинның тәкъдимен хуплап, “Новая волна” еллык халыкара конкурсын Юрмаладан Казанга күчерергә тәкъдим итү турында карар кабул итте. Н.Хәйруллин моны нигезләп, Латвия Тышкы эшләр министрлыгының Россия артистларын быел фестивальга кертмәү кебек чикләү куллануын искәртте.
Тавыш бирү нәтиҗәсендә, депутатлар РФ мәдәният министры Владимир Мединский һәм композитор Игорь Крутойга әлеге популяр телевизион музыкаль фестиваль-конкурсны Татарстан башкаласына күчерү хакындагы рәсми хат әзерләргә карар кылдылар, дип белдерә Дума Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән багланышлар бүлеге.
"Татар-информ"да бу хакта тулырак мәгълүмат булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз