news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан депутатлары 43 нче сессиядә элек кабул ителгән төп программаларның үтәлешен карады

Гомумән алганда, программаларны гамәлгә ашыруның барышы канәгатьләнерлек дип табылды, әмма кимчелекләр дә юк түгел

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген 46 депутатның 41е катнашында Казан шәһәре Думасының 43 нче сессиясе үткәрелә.

Хәзерге вакытта депутатлар көн тәртибендәге 3 мәсьәләне генә карап кабул итәргә өлгерде. Аерым алганда, Казанда 2007-2010 елларда сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү, 2008-2010 елларда мәгарифне үстерү, 2008-2012 елларда Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү, үстерү программаларының үтәлеше буенча чыгышлар тыңланды.

Гомумән алганда, программаларны гамәлгә ашыруның барышы канәгатьләнерлек дип табылды. Шулай да, кимчелекләр дә юк түгел. Мәсәлән, шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов чыгышында әйтелгәнчә, республика башкаласында исән туган балалар арасында үлү очраклары артуы күзәтелә: быел 8 айда яңа туган 1 мең баланың 8 проценты үлә бара. Шәһәрнең баш табибы моны мигрантлар арасында йөклелекнең иң соңгы срокларында гына табипларга мөрәҗәгать итүе нәтиҗәсендә балаларының нормадан тайпылыш белән тууы белән аңлата. Ә 8 айда Казанда 8697 сабый туган, бу исә узган елгы шушы ук вакыттан 701гә күбрәк. Шулай ук яман шеш, йөрәк авырулары артуы мәгълүм, моны Р.Әхмәтов тәмәке тартучыларда, шундый яман гадәтлеләр белән гомер итүчеләрдә һәм бергә эшләүчеләрдә күзәтелә дип саный.

Мәгарифне үстерү программасы үтәлеше буенча хисап тоткан мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин балалар бакчаларына кытлыкны (чиратта 15 меңләп бала), салынырга тиешле 4 бакча бинасы төзелеше, бюджетта акча җитмәү сәбәпле, туктатылуын, кичке мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфаты түбән булуын билгеләп үтте.

Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов, Универсиада белән бәйле рәвештә, казанда яшәүчеләр телләрен үстерү белән берлектә инглиз телен дә ныклап өйрәнү, учреждениеләр, оешмаларның элмә такталарын рус, татар, инглиз телләрендә язу кирәклеген басым ясап әйтте.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100