Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан делегациясе Йошкар-Ола туроператорларына шәһәрнең туризм мөмкинлеген тәкъдим итте
Очрашу нәтиҗәсендә туризм өлкәсендәге килешүгә кул куелды. Хәзерге вакытта документ проекты әзерләнә.
(Казан, 30 март, “Татар-информ”). Бүген Казан делегациясе Йошкар-Олада булды. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми сайтында язылган. Анда Татарстан башкаласының туризм мөмкинлекләрен тәкъдим итү һәм кабул итүче як туроператорлары катнашындагы ворк-шоп булды. Туризм үсешенә ярдәм итү комитеты директоры Дарья Санникова җитәкчелегендәге делегация составына Казанның эре туроператорлары, рестораторлар, отельерлар керде. Идел буе федераль округында урнашкан төбәкләрнең зур шәһәрләрен колачлаган тәкъдим итү турына Татарстан башкаласының күңел ачу индустриясе вәкилләре дә кушылды.
Кызыклы һәм мәгълүмати презентациядән соң Йошкар-Ола туроператорлары шәхсән үзләре Казандагы объектларны карарга теләк белдерде. Барлык мөмкинлекләрне алар җавап йөзеннән оештырган матбугат туры барышында җентекләп өйрәнәячәк. Моннан тыш, очрашуда катнашучыларның, географик яктан якын ара булуга карамастан, Казанның кайбер туробъектлары турында моңарчы ишеткәннәре булмаган. Аларны алар турист буларак үз гаиләләре белән дә карарга әзер.
Казан делегациясенең Йошкар-Ола шәһәре администрациясе вәкилләре һәм Мари Эл республикасының туризм комитеты рәисе Светлана Зверева белән очрашу нәтиҗәсендә туризм өлкәсендәге килешүгә кул куелды. Хәзерге вакытта документ проекты әзерләнә.
Исегезгә төшерәбез, шәһәребезнең туризм мөмкинлекләрен үстерү туры Чувашия башкаласы Чабаксарда һәм Кировта булудан башланды. Казанны тәкъдим итү эше дәвам итәчәк: ел дәвамында башка шәһәрләрдә дә мондый күчмә очрашулар уздыру планлаштырыла.
Әйтергә кирәк, узган елда Казанның туризм мөмкинлеген таныту йөзеннән беренче тапкыр зур күләмле матбугат-туры оештырылды. Ай ярым вакыт эчендә делегация илнең 8 шәһәрендә булды. Быел да әлеге эшне дәвам итү турындагы карар кабул ителгән. Шуның ярдәмендә Россия шәһәрләре арасында эчке туризм өлкәсен җәелдерергә ниятли Казанның туризм үсешенә ярдәм итү комитеты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз