news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан делегациясе Әгерҗе эшмәкәрләре белән очрашты

Авыл хуҗалыгы вәкилләре өчен авыл хуҗалыгы кооперативлары булдыру темасы күтәрелде.

Казан делегациясе Әгерҗе эшмәкәрләре белән очрашты
Әгерҗе хәбрләре

(Әгерҗе, 4 июль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбрләре", Екатерина Самсонова). Әгерҗе районына Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары, Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин җитәкчелегендә зур делегация килде. 

Алар баланс комиссиясе кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлек объектларында булдылар. Моның белән беррәттән, балалар иҗаты йорты базасында эшмәкәрләр өчен түгәрәк өстәлләр оештырылды.

Төрле темаларны үз эченә алган түгәрәк өстәлләр эшендә районнан 80гә якын эшмәкәрлек вәкиле катнашырга теләк белдергән. Аларны биржа мәйданчыгында интернет-сәүдә итүнең заманча алымнарына өйрәттеләр. Бушлай республика һәм федераль ярдәм чаралары турында ликбез оештырылды.

“Үзмәшгуль булу: гади һәм отышлы” темасы кысаларында бу яклап үсеш өчен яңа мөмкинлекләр барланды. Авыл хуҗалыгы вәкилләре өчен авыл хуҗалыгы кооперативлары булдыру темасы күтәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100