news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан делегациясе Түбән Камада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен комлыкта булды

Казан делегациясе Түбән Камада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен комлыкта булды
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Камага «Игелекле Казан» проекты делегациясе шәһәр комлыгында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен тудырылган шартлар белән танышу өчен килде. Бу хакта Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Аз хәрәкәтләнүче кунаклар өчен зоналар буенча экскурсияне «ДЕЗ» МБУ директоры вазифаларын башкаручы Айрат Наскаев, шулай ук шәһәр пляжы администраторы Йолдыз Мәхмүдова үткәрде.

«Безнең пляжда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлы булсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Күләгәле түбәле зонада бездә кабартыла торган матраслар белән шезлонглар бар, аларда ял итәргә мөмкин. Моннан тыш, суда коену өчен махсус коляскалар да бар. Җәйге сезонда пляжда махсус әзерләнгән волонтерлар эшли, алар аз хәрәкәтләнүче кешеләргә пляжда вакыт үткәрергә һәм суда коенырга ярдәм итәләр», – дип сөйләде Йолдыз Мәхмүдова.

Моннан тыш, аерым ихтыяҗлары булган кешеләрнең ял итү зонасында махсус җиһазландырылган бәдрәфләр һәм душ бүлмәләре бар.

Казан белгечләре сөйләвенчә, башкалада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы комлыклар ачу мәсьәләсе кискен тора, шуңа күрә алар Түбән Камага бу мәсьәләне җентекләп өйрәнү өчен килгәннәр һәм быел ук мондый мәйданчыкларны җиһазландыра башлаганнар.

«Түбән Камада, аз хәрәкәтләнүче ял итүчеләргә уңайлы булсын өчен, барлык шартлар тудырылган комлык булуы бик яхшы. Шәхсән минем өчен ачыш булды, монда хәтта көзгеләр сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы биеклектә. Без республиканың төрле иҗтимагый киңлекләрендә булдык, әмма мондыйны беренче тапкыр күрәбез», - дип тәэсирләре белән уртаклашты «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова.

«Сүз уңаеннан, Түбән Кама пляжы 2016 елдан бирле республикада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр ихтыяҗларына яраклаштырылган бердәнбер комлык булып тора», – дип ассызыклады Вконтакте социаль челтәрдәге сәхифәсендә Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100