news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дәүләт медицина университеты доценты Бөтенроссия яшь укытучылар бәйгесендә җиңде

Казан дәүләт медицина университеты доценты Бөтенроссия яшь укытучылар бәйгесендә җиңде
Фото: https://minzdrav.tatarstan.ru

Казан дәүләт медицина университетының стоматология кафедрасы доценты Алена Әбдрәшитова «Сәламәтлек саклау кадрлары әзерләү өлкәсендә иң яхшы яшь укытучы - 2022» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе булды.

Конкурс «Илкүләм сәламәтлек саклау 2023» конгрессы катнашында II Илкүләм конгресс кысаларында үткәрелде. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узды. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Билгеләп үтелгәнчә, Әбдрәшитова «Укыту процессын гамәлгә ашыру компетенцияләре» номинациясендә иң яхшысы дип табылган. Җиңүчегә бүләкне РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко тапшырды.

Бәйгедә катнашучылар ике этапны узды – академик эссе тәкъдим итте һәм шәхси проектның видеопрезентациясен әзерләде.

Алена Әбдрәшитова әйтүенчә, әлеге җиңүе белән ул, барыннан да элек, Казан дәүләт медицина университетында стоматология укытуның югары дәрәҗәдә булуын раслаган.

«Минем өчен бу бик тә мөһим. Җиңү һәрвакыт рухландыра һәм алга барырга, тагын да югарырак максатларга ирешергә һәм катлаулы бурычларны хәл итәргә этәрә», - дип искәртте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot