news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дәүләт мәдәният институтында махсус хәрби операция турында фильм күрсәтеләчәк

Казан дәүләт мәдәният институтында махсус хәрби операция турында «Голоса из колыбели» тулы метражлы документаль фильмын күрсәтү булачак, дип хәбәр иттеләр КазГИК матбугат хезмәтендә.

Институт мәгълүматы буенча, картинаны Лисичанск һәм Рубежное территорияләрендә кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы доценты, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә номинацияләнгән режиссер Алексей Барыкин җитәкчелегендәге иҗат төркеме төшергән.

Күрсәтү 16 апрельдә 18:00 сәгатьтә КазГИК концертлар залында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшыруга багышланган чаралар кысаларында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot