news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дәүләт энергетика университеты студентлары «Татарча диктант» акциясендә катнашты

Казан дәүләт энергетика университеты студентлары «Татарча диктант» акциясендә катнашты
Фото: Дмитрий Айбатов, Казан дәүләт энергетика университеты матбугат хезмәте

24-26 апрельдә үткәрелгән «Татарча диктант» акциясе бик күп мәйданчыкларны берләштерде. КФУда «Татарча диктант» язганнан соң, без Казан дәүләт энергетика университетына юнәлдек. «Интертат» сайты хәбәрчеләре университетта акциянең ничек узуы белән кызыксынды.

Без татар мохитендә белем алырга ияләнгәч, монда башка мохит булуы сизелә. Әлбәттә, студентлар, нигездә, рус телендә аралаша, әмма аларның татар теле буенча белемнәрен тикшерергә зур теләк белдерүләре сөендерде генә.

Уку йортына атлап керү белән милли киемле егет-кызлар каршылады, аудиториягә узарга тәкъдим иттеләр. Ә ул бүлмәнең ишек төбендә төрле курста укучы йөзләгән студент басып тора иде. Шаулашалар, гөрләшәләр.

Диктант текстын диктор, филология фәннәре кандидаты, доцент Гүзәл Гыйләҗиева укыды.

«Университетта «Татарча диктант» акциясе уздырылып тора. Бу диктант – бик мөһим акция, чөнки бүгенге көндә студентлар, татар теле аларның туган телләре булуга карамастан, үзара күбрәк рус телендә аралаша. Студентлар татарча язарга һәм сөйләшергә тиеш дип уйлыйм», – дип сөйләде ул.

Чарада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Башта ул татарча бөтен кеше дә аңлыймы, дип сорады.

«Сезне ихластан сәламлим. Аңламаганнар, барыбер интуитив рәвештә сүзнең ни турыда икәненә төшенә аладыр. Шулай бит? Бу ел «Тукай елы» дип игълан ителде. Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының бу тәкъдимен хуплады. Апрель аенда бөек Тукайның 140 еллыгы уңаеннан бу чараны үткәрәбез. Әлеге мәйданчыкта ул икенче тапкыр уздырыла. Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗановка һәм аның командасына зур рәхмәт белдерәсе килә. Әлбәттә, шуны билгеләп үтәргә кирәк: битараф калмыйча, туган телебезне яратуыгызның бер билгесе һәм күрсәткече буларак, үзегезнең көчегезне сынап каравыгыз – туган телгә карата ихтирамыгыз ул», - диде Данис Шакиров.

Диктант Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре һәм «Бәхет» хикәясеннән гыйбарәт иде. Аны язу өчен якынча ярты сәгать вакыт кирәк булды. Акция үзенә күрә бер традициягә әверелеп барган татар милләтенең гимны - «Туган тел» белән тәмамланды. Экранда чыгып барган җыр тексты диктантны тикшерү өчен менә дигән мөмкинлек тә булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot