news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дәүләт циркы яңа сезонын 19 октябрьдә башлый

Казан дәүләт циркы яңа сезонын 19 октябрьдә башлый
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казан дәүләт циркы 135нче сезонын «Азия кайтавазы» милләтара программасы белән башлап җибәрәчәк. Сезон ачылу 19 октябрьгә билгеләнгән.

«Безнең программада Азия белән Европа бик табигый тоташып китә. Программада Казахстан, Үзбәкстан, Вьетнам, Россия регионнарыннан Бурятия, Удмуртия, Якутия артистлары номерлары булачак», – дип сөйләде журналистларга Казан циркының яңа сезон ачылышына багышланган матбугат конференциясендә цирк директоры Эльвира Булатова.

Цирк җитәкчелеге яңа программаны әзерләү эшен яшь режиссер Артур Әмировка тапшырган.

«Программада безнең Казан цирк мәктәбе укучысы Анна Ивачева соло номер белән чыгыш ясаячак. Бу аның Казан циркында куелган «Сандугач» номеры. Аняның халыкара бүләкләр алган артистлар белән бер программада чыгыш ясавы игътибарга лаек», - дип дәвам итте Эльвира Булатова.

Программа 1 декабрьгә кадәр барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot