news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дәүләт циркы «Мирас» татар фэнтези-спектакленең премьера көнен игълан итте

Казан дәүләт циркы «Мирас» татар фэнтези-спектакленең премьера көнен игълан итте. Премьера 12 июньдә көтелә.

«Казан циркының һәм бөтен Татарстанның «визит карточкасы» булырга омтылган беренче масштаблы милли цирк спектакле дәүләт күләмендә бәйрәм итеп игълан ителгән көндә – Россия көнендә булачак. Нәкъ менә цирк кебек халыкчан һәм аңлаешлы сәнгать төре тулы бер халыкның мәдәни кодын чагылдыра ала», дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

news_right_1
news_right_2
news_bot