Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Дәүләт автоинспекциясенең яңа башлыгы итеп Эльнар Садриев билгеләнде
Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсенең яңа җитәкчесе Эльнар Садриев белән таныштырды.
Эльнар Солтан улы Садриев 1984 елда Биектау районы Алан-Бәксәр авылында туган. Эчке эшләр органнарында 2006 елдан хезмәт итә башлый. Бу вазифага билгеләнгәнче Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең юл инспекциясе һәм хәрәкәтне оештыру бүлеге башлыгы вазифасын башкара.
Надир Закиров Дәүләт автоинспекциясенең яңа җитәкчесенә куелган бурычларның уңышлы үтәлүен теләде. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз