news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Дәүләт автоинспекциясе вәкиле: Төп максат – бәхетсезлек очракларын булдырмау

Казан Дәүләт автоинспекциясе вәкиле: Төп максат – бәхетсезлек очракларын булдырмау
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Юлларда балалар травматизмы очракларын кисәтү максатыннан, 22 майдан алып 5 июньгә кадәр Казан Дәүләт автоинспекциясе «Игътибар, балалар» оператив-профилактик чарасы уздыра.

Казанның Сибгат Хәким урамында үткәрелгән рейдта инспекторлар балалаларын махсус кәнәфигә утыртмаган йөртүчеләрне туктатты. Рейдта «Татар-информ» хәбәрчесе дә булды.

«Бала – мөһим пассажир» дигән рейдларыбызның төп максаты – балалар травматизмын кисәтү, бәхетсезлек очракларын булдырмау. Агымдагы елның 4 ае эчендә 42 юл һәлакәте теркәлде. Бу аварияләрдә 44 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды», – диде Казан Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе урынбасары, полиция капитаны Рафаэл Абдрәхимов.

Әлеге көнгә оператив-профилактик чара барышында 22 майдан бирле 100дән артык беркәтмә төзелгәне билгеле. Инспекторлар билгеләвенчә, рейдлар өчен шәһәрнең күңел ачу урыннарына, мәгариф оешмаларына якын юллар сайлана. Шул максаттан, көн дәвамында ДАИ берничә экипажы эшли.

Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны балаларның иминлегенә җитди карарга чакыра. Автокресло сатып алуда экономияләнгән акча баланың гомерен саклап калмаячак. Дәүләт автоинспекциясе кисәтә: балаларны автомобиль салонында тотып торучы җайланмалар кечкенә пассажирларны юл-транспорт һәлакәтләрендә җәрәхәтләнүдән һәм үлүдән саклаучы иң ышанычлы чара булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100