news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Дәүләт автоинспекциясе үсмер питбайкерлар катнашында аварияләр артуын хәбәр итә

2025 елның сигез аенда Казанда балигъ булмаган питбайкерлар катнашындагы дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Чагыштыру өчен: узган елның шул ук чорында мондый очраклар бөтенләй булмаган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Ел башыннан дүрт яшүсмер юл-транспорт һәлакәтендә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны балаларына тормыш һәм сәламәтлекләренә куркыныч тудыра торган транспорт чаралары сатып алмаска өнди.

Инспекторлар мототехника белән идарә итү өчен тиешле күнекмәләргә ия булу, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү һәм, иң мөһиме, билгеләнгән яшькә җитү таләп ителә, дип искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot