Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе: Юллардагы хаталар – гомерлек үкенечкә әверелмәсен
РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе, полиция полковнигы Михаил Савин әйтүенчә, башкала территориясендә рейдлар еш үтә һәм алар аяныч нәтиҗәләрне булдырмаска юнәлдерелгән.
«Казан Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары даими төстә юллардагы иминлек кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатыннан рейдлар үткәрә. Юлның каршы як хәрәкәте полосасына чыгу, исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утыру һәм куркынычсызлык каешларын эләктермичә йөрү кебек хокук бозуларны кисәтү эше бара, протоколлар төзелә. Аеруча ял көннәрендә исерткеч эчемлекләр эчеп руль артына утырулар артып китә. Шуңа күрә дә экипажларыбыз Казанның төрле районнарында эшли. Юллардагы хаталар – гомерлек үкенечкә әверелмәсен», – диде Михаил Савин.
Савин шулай ук аерым питбайклар темасына тукталып үтте. «Дәрвишләр бистәсе ягында 17 яшьлек егет питбайкта, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән. Менә күптән түгел генә аңа карата судта хөкемдар административ арест булган җәза чарасын чыгарды», – дип хәбәр итте ул.
Бер рейд барышында 20дән артык экипаж эшчәнлеген алып бара. Шул исәптән 6 мотобайкта да.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз