news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дәүләт аграр университеты студентлары өчен яңа тулай торак төзеләчәк

Казан дәүләт аграр университеты өчен яңа тулай торак төзү киләсе елга планлаштырылган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә университет ректоры Илшат Нуриев хәбәр итте.

«Бүгенге көндә безнең тулай торакларда 4 меңнән артык урын бар. Быел бер тулай торакны ремонтларга җыенабыз. Механизация һәм техник сервис институтында федераль бюджет акчаларына зур ремонт бара. Анда ясалма фәһем лабораториясе, үсемлекләрне тизәйтеп үстерү лабораториясе һәм башкалар булдырылачак», – дип сөйләде ул.

Нуриев билгеләп үткәнчә, киләсе елда уку йортының Карл Маркс урамында урнашкан төп бинасын ремонтлау өчен дә федераль бюджеттан акча бүлеп биреләчәк. «Шулай ук Ферма-2 бистәсендә яңа кампус төзергә планлаштырабыз. Хәзерге вакытта төзелеш өчен документлар әзерлибез», – дип ассызыклады ул.

Университетта 8 меңнән артык студент белем ала, шуларның 4,5 меңгә якыны көндезге бүлектә укый. Уку йортында 50дән артык әзерлек юнәлеше бар.

«Узган елда якынча 2,5 мең студентны кабул иттек. Быел 3,5 мең студентны укырга алырга планлаштырабыз», – диде Нуриев.

news_right_1
news_right_2
news_bot