Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан дары заводындагы шартлау сәбәпләрен тикшерү дәвам итә
Комиссиягә җиһазларның техник экспертиза нәтиҗәләрен карау өчен вакыт кирәк
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе Казан дәүләт казна дары заводында килеп чыккан авария сәбәпләрен тикшерү вакытын озайтты, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтеннән.
Авария завод территориясендә 28 сентябрьдә килеп чыга. Махсус комиссия тикшерү эшенә 29 сентябрьдә керешә. Барлык кирәкле тикшерү һәм экспертизалар 20 эш көне дәвамында үткәрелергә тиеш була. Комиссия барлык кирәкле эшләрне башкаруны агымдагы елның 10 ноябренә кадәр озайткан. "Аварияне тикшерү вакытын озайту комиссиягә экспертиза һәм экспертларның җиһазларның техник торышы турындагы нәтиҗәләрен карауга вакыт кирәк", - дип белдерде агентлыкның әңгәмәдәше.
Искәртеп узабыз: башлангыч мәгълүматлар буенча, 5нче цехның пресслау участогында шартлау күзәтелә. Аның нәтиҗәсендә, аерым торучы бинаның 300 квадрат метр мәйданда беренче һәм икенче катлары өлешчә ишелә. Һәлакәт булган вакытта участокта технологик процесс башкарылмаган, зыян күрүчеләр юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз