Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан дары заводындагы бер цех башлыгын ришвәт алган өчен 8 елга хөкем иттеләр
Казанның Вахитов район суды Казан дары заводындагы бер цех башлыгына карата хөкем карары чыгарды.
Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, аны эшләрнең үтәлеше турында дөрес булмаган мәгълүмат белән документлар рәсмиләштергән өчен ришвәт алганга күрә хөкем иткәннәр.
Суд аңа 5,5 миллион сум күләмендә штраф һәм сигез елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде. Аңа шулай ук сигез ел буе дәүләт, җирле үзидарә органнарында, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә оештыру һәм административ-хуҗалык вәкаләтләрен гамәлгә ашыру белән бәйле вазифалар биләүне тыйдылар.
«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, ришвәт бирүчене дүрт елга хөкем иткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз