news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дары заводында янгын чыккан

Халыкка куркыныч янамый, ди Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген иртән Казанның дары заводында янгын чыккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.

6.33 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм телефон номерына Дары заводы территориясендә янгын чыгу турында хәбәр ителә. Ул вакытка янгынның мәйданы билгеле булмый.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр завод биләмәсендә аерым торган бинаның түбәсе януын ачыклый. 6.45 сәгатькә янгын чикләп алына. Халыкка куркыныч янамый, ди Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot