news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дары заводында шартлау нәтиҗәсендә бер бина тулаем җимерелгән

Хәзерге вакытта килеп туган хәл буенча заводта комиссия тикшерү алып бара.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Шартлау нәтиҗәсендә Казан дары заводы биналарының берсе тулаем җимерелгән, дип хәбәр итә «Татар-информ»га әлеге хәлне белүче чыганак.

Чыганак мәгълүматлары буенча, әлеге бина берүзе читтә урнашкан булган, завод цехлары зыян күрмәгән.

Хәзерге вакытта килеп туган хәл буенча заводта махсус комиссия, шулай ук ТР Тикшерү комитеты тикшерүчеләре эшли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot