Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан дары заводында фаҗига булган җирдә җимерекләрне аралыйлар
Предприятиенең асылын күздә тотып, алар миллиметрлап диярлек башкарыла.
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Александр Елисеев). Казан дары заводы җитәкчелеге хәзерге вакытта кичә булган фаҗиганең нидән чыгуын, көчле шартлауның нилектән килеп чыгуын шәрехләүгә әзер түгел, дип хәбәр итте «Татар-информ»га заводның сәнәгать куркынычсызлыгы һәм махсус режим буенча директоры Илһам Әхмәдуллин.
«Тикшерү бара әле. Хәзер анализлар алына, экспертизага җибәрелә. Лаборатор тикшеренүләр бара, экспертлар эшли. Экспертлардан беренчел мәгълүматлар кермәде әле. Җимерекләрне миллиметрлап тикшереп, аерабыз, чөнки биредә заводның үз үзенчәлекләре. Кишәрлекнең һәр сантиметрын тикшерү кирәк, чөнки без сәбәпне табарга тиеш», – дип җиткерде Илһам Әхмәдуллин.



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз